ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2024 ел
шимбә

Бүген, Петровский Завод авыл җирлеге территориясендә, Бөтенроссия экологик өмә үткәрелде.

Азалак авыл җирлеге территориясендә экологик өмәләр узды

Бүген Җәлил шәһәр тибындагы поселогының барлык оешмалары һәм учреждениеләре Бөтенроссия өмәсендә катнашты .

    Яз табигатьнең уяну вакыты гына түгел, ә чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да. Өмәләрне үткәрү-коллективларның яхшы традициясе.

    Өмәдә катнашучылар урамнарны, паркларны һәм скверларны, учреждениеләр һәм оешмаларга якын территорияләрне, Дан Мемориалын тәртипкә китерделәр, юл кырыйларын, тротуарларны чүп-чардан һәм коры җирдән чистарттылар, җәмәгать урыннарындагы бордюраларны агарттылар. Эштә җыелган чүп-чарны чыгару өчен махсус техника да җәлеп ителгән.

 

 

Бүген Петровский Завод авылындагы буа ярында өмә үтте. Чарада авыл урта мәктәбе укучылары һәм җирле балыкчылар катнашты.

26 апрель көнне район мәдәният йортында «Җырлы балачак илендә» XV районкүләм сәләтле балалар бәйгесенең йомгаклау концерты булып узды. Балаларны район мәдәният бүлеге баш белгече Галләмова Алсу Әхсән кызы котлады. Җиңүчеләргә район мәдәният бүлеге һәм «Үзәкләштерелгән клублар берләшмәсе»нең (РМЙ) диплом һәм сертификатлары тапшырылды.

 

1 һәм 9 май республиканың барлык почта бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак. Бу көннәрдә почтальоннар хатлар һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак.

Иске Кэшер авыл жирлегендэ Бөтенроссия экологик өмәсе узды

27 апрель көнне Сарман районында шәһәр тирәлеге һәм экологик үз-үзеңне тоту темасына багышланган Бөтенроссия өмәсе булып узды. Россия Төзелеш министрлыгы ярдәме белән үткәрелгән чара авыл халкына төзекләндерүдә катнашырга һәм безнең районда уңай үзгәрешләрнең бер өлеше булырга мөмкинлек бирде.

Чистарту, төзекләндерү икеайлыгы кысаларында  Яңа Имән авыл җирлегендә экологик өмәләр дәвам итә.

Саклаубаш авыл җирлегендә өмә үткәрелде.  Өмәдә җәмәгать урыннары чүптән, кипкән үсемлек калдыкларыннан чистартылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International