Район Советында атналык киңәшмә

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

«Шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында "2018 елның 3 апрелендәге 340-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керү турында Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Сарман бүлеге башлыгы Гөлнара Оразова һәм "ТР БТИ" АҖ Чаллы филиалының Сарман бүлекчәсе җитәкчесе Сөмбел Зарипова доклад белән чыгыш ясады.

Аннары Саклау-Баш авыл җирлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән киңәшмәдә катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Лилия Габидуллина таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International