15 нче март көнне Әлмәт шәһәрендә «Тирән тамырлар» («Живая нить традиций») фольклор коллективлар конкурсы булып узды. Анда районыбыздан «Хозур» (җитәкчесе - Р.Фәртдинова), Ләке авылыннан «Игәнә» (җитәкчесе - Р.Асанова), Иске Минзәләбаш авылыннан «Сүнмәс дәрт»,«Әүлия моңнары» (җитәкчесе - Э.Мәхәмәтҗанова), Александровка авылыннан «Рябинушка» (җитәкчесе - Ф.Садретдинова), «Ядъкәр» (җитәкчесе - Р.Камалиева) ансамбльләре катнашты.