"Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсенең шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

10 июль көнне шәһәр тибындагы Җәлил поселогында "Җәлил чаткылары» әдәби берләшмәсенең" Күңел чаткылары – халкыкка» дигән шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү чарасы үтте.
Очрашуда  «Җәлилнефть» НГДУ башлангыч профсоюз оешмасы профкомы рәисе Филимонов Владимр Николаевич, Җәлил поселок Советының оештыру бүлеге начальнигы Гарифуллина Гөлнара Ирек кызы, НГДУ һәм бистә ветераннар советы рәисләре Харисов Рафаил АЗАЛ улы һәм Мингазова Әнисә Галимҗан кызы һәм "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсе рәисе Ихсанова Эльвира Миннмөхәммәт кызы катнашты.Мөхтәрәм кунаклар арасында шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия, «Бәллүр каләм – Хрустальное перо» республика журналистлар конкурсының журналист премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Шарапова Йолдыз Әдип кызы бар иде. Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсе әгъзасы Әхмәтшина Минзифа Хәйретдин кызы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Мирсәитова Рәйханә Миргасим кызы. Җыентыкны булдыруга өлеш кертүчеләрнең барысына да бик күп җылы сүзләр әйтелде. Очрашу кунаклары башкаруында шигырьләр һәм җырлар тантананың бизәге булды. Чара программасында "Җәлилнефть" идарәсенең 60 еллыгына һәм Җәлил поселогының 55 еллыгына багышланган иҗади конкурста җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү аерым урын алды

"Җәлилнефть" нефть-газ чыгару идарәсе начальнигы М.Ш. Каюмов безнең чорда мондый басмаларның барлыкка килү мөһимлеге турында сөйләде, шигырьләр өчен авторларга рәхмәт белдерде, «Җәлилнефть»нефть-газ чыгару идарәсенең оешуына җентекләп тукталды. Аның чыгышы тыңлаучыларга тирән тәэсир калдырды.
Бәйрәм рухы, уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф белән шигърият сөючеләрне һәм талантлы кешеләрне җыйган шигъри очрашуда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International