11 июль көнне Сарман үзәк китапханәсенең КВН командасы район оешмалары арасындагы конкурс кысаларында оештырылган “Без - сәнгатьле халык V” исемле фестивальда катнашты. Тамашачылар чыгыш ясаучыларны алкышлап каршы алдылар. Биюләр, җырлар, шигырь,шаян номерлар – барысы да бәйрәм хисе тудырды.