Сарманлылар физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 10 августы, шимбә

Бүген район үзәгендә Ял паркында физкультурачылар көненә багышланган тантаналар үткәрелде.

Спорт сөючеләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, спорт ярышлары үткәрелде, республика, Россия күләмендә зур уңышларга ирешкән физкультурачылар бүләкләнде.

Шушы ук көнне иртәдән үк ятып штанга күтәрү, чаңгы роллеры һәм мини-футбол буенча спорт ярышлары уздырылды. Әлбәттә, бәйрәм тантанасында әлеге ярышларның җиңүчеләре дә хөрмәтләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин аларга Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләр белән бергә яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең иң алдынгы хезмәткәрләре дә бүләкләнделәр.

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International