Сарман балалар сәнгать мәктәбенә бөек татар җырчысы, якташыбыз - Татарстанның һәм Россиянең халык җырчысы Илһам Шакиров исеме бирелү уңаеннан 19 август көнне Үзәк ял паркында 7-16 яшьлек балалар арасында "Илһам чишмәсе" дип исемләнгән район җыр конкурсы үткәрелде.
Лауреат булган балалар 30 августта узачак Илһам Шакировның бюстын ачу тантанасында катнашачак.