Инспектор белэн очрашу

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

18 нче сентябрь көнне Җәлил икенче урта мәктәбендә балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне, шулай ук башка хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү максатыннан, балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр буенча муниципаль инспектор Вилданова Р. И. белән очрашу оештырылды.

3-4 сыйныф укучылары белән сөйләшкәндә инспектор балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында искә төшерде. Хезмәткәр әлеге кагыйдәләрне үтәү зарурлыгына җентекләп тукталды, шулай ук роликларда һәм велосипедта йөргәндә, җәяүлеләр кичү юллары аша чыкканда колакчыннарның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлатты. Аннары инспектор балаларга ничек җинаять корбаны булмау турында сөйләде. Балаларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеге, шулай ук укучыларның үзләре файдалана торган шәхси әйберләрен саклау өчен җаваплылыгы мәсьәләләре күтәрелде.

Балалар инспекторларны зур игътибар белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алдылар. Бу чара бушка узмагандыр дип өметләнәсе килә, балалар да тормышларының үзләренә генә бәйле булуын истә калдырдылар…

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International