ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Басуларга чыгарга санаулы гына көннәр калып бара. Алда торган зур кампания – язгы кыр эшләре алдыннан ел саен техникаларның әзерлеген бәяләү буенча хуҗалыкларда үзара тикшерүләр уза. Быел алар 5 апрельдә булды.

1 апрельдә Александровканың халык-театры мәдәният йортында Ф.Садриевның "Җәмиләнең җенләнүе" дигэн 3 пәрдәлек комедиясен сәхнәгә куйды. Халык рәхәтләнеп ял итеп, зур рәхмәтләр әйтеп таралышты.

Балалар китабы атналыгы – барлык балаларның, шагыйрьләрнең, язучыларның һәм китапханәчеләрнең дә бәйрәме. Матур вакыйгалар, яңа әдәби очрашулар, кызыклы кешеләр белән күрешү чарасы.Җәлил китапханәсенең балалар бүлегендә балалар китабы атналыгы икенче мәктәп укытучылары һәм укучылары белән берлектә үткәрелде. Китап атналыгында 1-2 класслары өчен“Әкиятләр дөньясында” исемле балалар иртәсе, 3-4 классларга “Әкияттә – белем серләре”дигән әдәби уен, 5-6 классларга "Балалар китабы - сихри бер дөнья” исемле шоу-викторина оештырылды. Шулай ук китапханәдә “Китапларга – икенче тормыш!” дигән акция үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International