ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Танылган балалар шагыйрәсе,А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Йолдыз Шәрәповага 10 апрель 55 яшь тулуга Рангазар авыл китапханәсендә «Әхлак сагындагы шагыйрә" дигән исемдә әдәби сәгать үткәрелде."Умырзая" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән шигырьләренә кычкырып укулар үткәрде.Шарипов Риназ шагыйрәнең "Тылсымлы түбәтәй"дигән шигырен яттан сөйләде.Ул бу шигырьне сөйләп "Җырлы балачак илендә"дигән бәйгедә урын да алып кайткан иде. Балаларга Йолдызның шигырьләре бик ошады.

Татар халкы, башка халыклар кебек үк, элек – электән үзенә генә хас булган милли киемнәре белән аерылып торган. Киемнәрдә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылган. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә.Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең күп көчен генә түгел,бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын,зәвыгын да салган. Нөркәй авыл китапханәсе 2 һәм 4 сыйныф укучыларына “Милли киемнәребез” дигән темага әңгәмә үткәрде.Китапханәче Мостафина Р.Р. укучыларны татар халкының милли киемнәрнең тарихы белән таныштырды, презентация күрсәтте.

12 апрель көнне үзәк китапханәдә район китапханәчеләре өчен тематик семинар үтте. Китапханәчеләр алдында район прокуроры ярдәмчесе Бикмуллин А.Т., район эчке эшләр бүлегенең участок полиция хезмәткәре Фәретдинов Л.Р., МБУ “Үзәкләштерелгән китапханә” директоры Гайфуллина Р.Ю., методик бүлек мөдире Нариманова А.А., комплектования бүлеге мөдире Шаехова Э.Х., библиограф Мадьярова Г.Н. чыгыш ясадылар. Республика балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган «Астрид Линдгрен и её любимые герои» республика акциясендә актив катнашкан китапханәчеләргә дипломнар тапшырылды. Җәлил бистә китапханәсенен балалар бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Нуриева Ф.Г. үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International