ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Сарман үзәк балалар китапханәсендә МБГББУ “Сарман гимназиясе”нең 1 нче “А” сыйныфы укучылары  өчен китапханәчеләр А. Алишның "Сертотмас үрдәк" һәм Л. Н. Толстойның “Өч аю” исемле әкиятләре буенча курчак театры күрсәттеләр.

17 апрельдан  25 апрельга кадэр #ДОБРЫЙТАТАРСТАН»#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН – изге эшләр эстафетасы башланды.

Ләке авыл җирлегендэ жыештыру эшләре дәвам итә

8 нче апрель көнне Саклау-Баш авыл мәдәният йорты халык театры Н.Гаетбайнын "Алыш-биреш, яки миннән – фатир, синнән – ир" дигән моңсу комедиясен сәхнәләштерде.
Халык театрына йөрүче үзешчән артистларыбыз тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп репетициягә бик теләп йөрделәр. Саклау-Баш халкы спектакльне бик җылы кабул итте артистлар белән бергә көлде, бергә елады. Киләчәктә дә ,алдагы елларда авыл халкы күңел күреп яңа спектакльләр сәхнәләштереп иҗат итәргә дигән теләктә калабыз.

Мортыштамак авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә хезмәткәре белән берлектә мәктәптә "Батырлык дәресе" дип исемләнгән чара уздырды. Балаларга кыскача Мортамак авылыннан чыккан батырлар турында сөйләнелде. Батырларны бер минут тыңлык белән искә алдык.

#МәрхәмәтлеТатарстан

Тукай айлыгы кысаларында районда "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе үтә.

Янурыс авыл җирлегендэ жыештыру эшләре дәвам итә. 

Авыл мэдэният йортлары экраннарында Гадел Кутуйнын «Тапшырылмаган хатлар» эсэренэ тошерелгэн нэфис фильмын курсэту дэвам итэ. Сонгы коннэрдэ  бу фильм  Кутэмэле, Азалак, Колмэт, Югары Чыршылы авылларынын мэдэният йортларында  курсэтелде.

 

11 апрель көнне Карашай Саклау  авыл җирлегендә чираттагы утырышы узды.  Көн тәртибенә кертелгән түбәндәге мәсьәләләр каралды :

1. Экологик икеайлык.

2. Тәэмин итүгә куркынычсызлык чараларын пожарный чорында.

3. Өмә үткәрү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International