ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Язгы мәрхәмәтлек атналыгы кысаларында Саклаубаш авыл китапханәсендә тыл ветераннары белән очрашу үткәрелде.Кичә мәктәп һәм мәдәният йорты коллективы белән бергәләшеп оештырылды.

МБББУ "Петровка Завод урта гомуми белем биру мэктэбе" укучылары бик телэп авыл жирлеге территориясендэ утэ торган санитар икеайлык кыссаларында утэ торган чораларга кушылды.

Рангазар авылы китапханәчесе мәдәният йортында эшләүчеләр белән бергә язгы мәрхәмәтлек атналыгы кысаларында "Ни хәлең бар,ветеран?" дигән очрашуга барды.Авылыбызның бердәнбер сугыш ветераны Ситдиков Мехаматхан абыйның хәлен белергә бардык.Мехаматхан абый сугышта яраланып кайткач,1945 елның июль-ноябрь айларында китапханәче булып эшли.Икенче барган ветераныбыз - хезмәт ветераны Хөсәенова Гиная апа.Ул гомерен китапханәче һөнәренә багышлаган кеше.1965 елның август аеннан 1991 елның сентябрь айларына тикле китапханәдә эшли. Олы яштә булуына карамастан вакытлы матбугат белән даими таныша.Аеруча "Сәхнә" журналын яратып укый.

“Язгы изге эшләр” акциясе кысасында Зур Нөркәй мәдәният йорты хезмәткәрләре батырларча һәлак булган әфганчы – Абдулминов Рамилнең әнисе Люция апаның хәлен белешергә бардылар.

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

Буген, халыкара һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны барлау көнендә, Сарысаз-Тәкермән мәдәният йорты хезмәткәрләре авылда урнашкан һәйкәл һәм истәлекле бина территориясен жыештырдылар.

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

“Язгы изгелек атнасы” бөтенроссия ирекле акция кысаларында Нөркәй авыл китапханәчесе Гыйльмуллина Мәдинә апага барды.Китап-журналларны алыштырып, газетада басылган яңалыклар белән таныштырып, хәлләрен белеп, ярдәмләшеп кайтты.

 18 апрель көнне Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан  музейга экскурсия булды.

Шәхси иминият счеты торышы турындагы хәбәрне алу, эш бирүче күчергән иминият кертемнәрен тикшерү, кабул итүгә язылу һәм кирәкле документларга заказ бирү максатыннан Россия Пенсия фонды уңайлы хезмәт -  читтән торып теркәлү хезмәте тәкъдим итә.

17 апрель көнне "Язгы изге эшләр" атналыгы кысаларында Колмәт авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны, инвалид Хәбибуллина Сания апага ярдәм күрсәттек. Ишек алдындагы карны тараттык, көндәлек чүпләрен җыеп, чүп машинасына салдык.

#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

Кичэ "Язгы изге эшлэр атнасы" акциясе старт алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International