ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Сарман гимназиясендә 11 сыйныф укучылары катнашында “Үз язмышыңны сайла” дигән темага тренинг үткәрелде.

Районда язгы кыр эшләре башланды. Көзге бодай чәчүлекләренә ашлама кертүгә авиация – «АН-2» самолетлары да җәлеп ителде. Һәр агрофирмада берәр самолет эшли.

Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында Шәрләрәмә авыл китапханәсе китапханәчесе мөмкинлекләре чикләнгән Шаяхметов Флер һәм Вәсиләләргә барып хәлләрен белеште һәм газета- журналлар белэн таныштырылды.
19 апрель көнне язгы мәрхәмәтлелек айлыгы кысаларында Кәүҗияк авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен экскурсия оештырылды.

17 апрель көнне " Ветераннар безнең янда" исемле девиз астында Иске Минзәләбаш мәдәният хезмәткәрләре Адлер Тимергалин исемендәге урта белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә Гиниятуллина Зинфирә апа янында кунакта булдылар. Зинфирә апа озак еллар "Корыч кул" колхозында сыер сауган, район һәм авыл җирлегендә депутат булып торган, Зөфәр абый 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Укучылар гаилә альбомы белән таныштылар, Зинфирә апага көндәлек эшләрендә булыштылар.

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

19 апрель көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре сугыш ветераны Хәлимов Мисхәт абыйда кунакта булып кайттылар. 94 яшьлек ветеран узенең сугыш юлы, ничек яралануы, алган бүләкләре турында сөйләде, гармунда уйнап күрсәтте.  Беткәненә 72 ел узса да, иң өстендәге мина кыйпылчыгы һәм сугыш хатирәләре аны онытырга беркайчан да ирек бирмәячәк, ди ул.

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН 

     19 апрель конне  «Сарман» кинотеатрында Сарман гимназиясенен  3 нче сыйныф укучылары белэн «Экология хэм ижтимагый кинлеклэр елы» унаеннан «Табигатъ-туган йортыбыз!» исемле кино- викторина уздырылды. Балаларга табигатъкэ кагылышлы уеннар уйнатылып жинучелэргэ истэлекле булэклэр тапшырылды, балалар соныннан   Галимжан Гильмановнын пьесасына  тошерелгэн  «Дал слова выполняй!»  экият- фильмын карадылар.

    Саклаубаш гомум белем биру мэктэбендэ  югары сыйныф укучыларына  Боек Жинунен 72 еллыгы якынлашу унаеннан «Осенью-41» исемле яна фильм курсэтелде, э башлангыч сыйныф укучылары «Дал слово- выполняй!» исемле экият -фильм  карадылар.

"Язгы изге эшлэр атнасы" акциясе кыссаларында Петровкий Завод авыл жирлеге башкарма комитеты хезмэткэрлэре телэге булган кешелэрне электрон рәвештә нинди  дәүләт хезмәтләре алып була икэне белэн ташыштырдылар.

МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН акциясе кысаларында музей хезмәткәрләре Азиханова Асиягә балчык белән әвәләп эшләү буенча шөгыль үткәрделәр.

Республика бәйгесендә Сарман районы Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее җиңүче булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International