ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2017 ел
җомга

МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН акциясе кысаларында музейда балалар өчен экскурсияләр үткәрелде.

"Язгы изге эшләр" акциясе кысаларында Сарман район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәр җомга саен өмә ясап, тирә-юньне чистарту эшләре оештыралар. Эштән бөтен кеше канәгать, тирә-юнь чистарып кала.

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

"Язгы изге эшләр" акциясе кысаларында, 21 апрель көнне Сарман район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә булдылар. Ял итүчеләр өчен "Дуслык күперләре салыйк сихри моңнарда" дип исемләнгән концерт күрсәтелде. Матур җырлар, дәртле биюләр, гармунчылар чыгышлары тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде, алар артистларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

20 апрель көнне Ләке мәдәният йортында шагыйрә -  Клара Булатова белән очрашу булды. Аның иҗаты балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә тәрбия мәсьәләләрендә кызыклы һәм файдалы. Мәктәптә чыныгу алган, күп фәлсәфи сорауларга җавап тапкан, мәктәптә көчле шәхес булып үсеп киткән Клара Булатованың иҗатында укучысы өчен төпле фикерләр ята. Очрашуда чордашлар, классташлар истәлекләр белән уртаклаштылар. Кичәгә килгән кунаклар очрашудан канәгать калдылар.

21 апрель конне « Жирле узидарэлэр коне» итеп  «Мэрхэмэтлелек атналыгы» унаеннан  «Сарман» кинотеатрында ветераннарга Гадел Кутуйнын «Тапшырылмаган хатлар» эсэренэ тошерелгэн нэфис фильмы курсэтелде.

  Минзэлэбаш  гомум белем биру мэктэбенен югары сыйныф укучылары Боек Жинунен 72 еллыгы якынлашу  унаеннан  «Осенью-41» исемле яна фильм карадылар, э башлангыч сыйныф укучыларына  Галимжан Гильмановнын «Дал слова выполняй!» исемле экият-фильмы курсэтелде.

 

 

Табигать - Анабызны ни дәрәҗәдә саклыйбыз соң без? Кадерен беләбезме без аның?

Г.Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан, Шәрләрәмә авыл китапханәсендә “Тукай- мәңгелек яз!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.

«Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында Азалак мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре обелиск һәм Ленин һәйкәле янын чистарттылар.

Язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында район китапханәләрендә «Донор – человек, дарящий свою кровь»дип исемләнгән китап күргәзмәләре, «Делай добро –сдай кровь на благо!»дигән тематик полкалар эшләнде. Түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр уздырылды.

Россиядә "Халыкара донорлар көне" уңаеннан, «Язгы изге эшләр» акциясе кысаларында  "Тормышларны саклап" исеме астында буклетлар ясап авыл халкына таратылды. Шулай ук Илексаз мәктәбенең кечкенә сыйныф укучылары белән тынычлык символы булган “күгәрчен”не ясау оештырылды.

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International