ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, Азалак авыл җирлегендә ветераннарга Татарстан Президенты Р.Н.Миннихановның котлау хатлары һәм бүләкләре тапшырылды. 

Сарман үзәк балалар китапханәсе язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында үткән «В библиотеку – с родителями» исемле акциягә кушылды. Акция кысаларында «Семью сплотить поможет мудрость книг» исемле китап күргәзмәсе эшләде һәм әти –әниләр өчен «Прочитайте книжки дочке и сынишке» исемле әңгәмә үткәрелде. Балалар үзара бик теләп аралаштылар, үзләренең яраткан китаплары турында, әкият геройлары турында сөйләделәр, шулай ук китапханәгә кайткан яңа китаплар белән дә таныштылар. Әти – әниләр һәм китапханәчеләр балаларга тәрбия бирү, китапка мәхәббәт уяту турында фикер алышты. Әти – әниләргә сәламәт, акыллы һәм тәрбияле балалар үстерү өчен китап, җурналлар тәкъдим ителде.

24 апрель конне “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы сугыш һәм тыл ветераннары район башлыгы Хөснуллин Ф.М. белән очраштылар. Татарстан президентының Рәхмәт хатын һәм бүләкләрен район башлыгы үзе тапшырды.

17 апрельдән 24енә кадәр җөмһүриятебез күләмендә язгы игелек атналыгы узды.Шул уңайдан Иске Минзэлэбаш китапханәсендә дә байтак чаралар үтте.Атна дәвамында "Шәфкатьлелек визиты" игълан ителеп, тыл ветераннарының өйләренә йөрелде, китаплар, газета-журналлар илтелде; "Мәрмәр һәйкәл-утлы хатирә" исеме астында обелискка экскурсия ясалды, аның тирәсе чистартылды; башлангыч сыйныф укучылары белән "Табигать нигъмәте- сәламәтлек нигезе" темасына экологик дәрес үткәрелде; балалар бакчасында "Китап-серле дөнья" исемендә информация көне уздырылды.

Сөлек авыл мәдәният йортында «Язгы изге эшләр» акциясе кысасында эко-дәрес узды. Мәдәният йорты директоры Рушания Даутова балаларны "Табигать – синең йортың, аны сакла" исемле презентация күрсәтте.

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Җәлил китапханәсенең балалар бүлеге хезмәткәрләре библиосумеркиакциясенә катнашып «В книжном царстве, в тридевятом государстве…» исемле бәйрәмкичәсе уздырдылар. Кунакка өченче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чакырылды.

Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында Яхшы Каран авыл китапханәсендә “Кызыл китапка кертелгән дару үләннәре” дип исемләнгән экологик дәрес үтте.

22 апрель көнне Колмәт авыл мәдәният йорты директоры "Язгы изге эшләр" атналыгы кысаларында балалар белән "Кошкайларым - дускайларым" дигән чара үткәрде. Балалар үз куллары белән җимлек ясадылар, агачларга элеп куйдылар, әлеге җимлекләргә ярмалар салдылар.

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

Кытай Республикасының Шанхай шәһәрендә узган Фән нигезләре XII халыкара олимпиадасы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International