ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2017 ел
җомга

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. 2 июнь көнне Халыкара балаларны яклау көненә багышлап үзәк балалар китапханәсе “Ләйсән” балалар бакчасын кунакка чакырып «Җырлы – моңлы балачак» исемле балалар иртәсе үткәрде. 

1 июнь көнне Мортыштамак мәдәният йортында балаларны яклау көне уңаеннан кызыклы чара узды: беренче өлешендә балалар көче белән "Карга боткасы"ннан күренеш күрсәтелде; икенче өлешендә иске уеннарны яңартып уйнадык, соңыннан карга боткасыннан авыз иттек.

1 июнь Балаларны яклау көнендә Александровка мәдәният йорты балалар бакчасы белән берлектә балалар белән Сабантуй бәйрәме оештыруда катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле булды, балалар уеннарда бик теләп катнашты.

Хәрби өйрәнүләрдә катнашучы Сарман мәктәпләренең югары класс укучылары Мортыш-Тамак авылы тарихы музеенда экскурсиядә булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International