ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Чәчүлекләргә Сабантуйлар алдыннан бәя бирү буенча булган матур традициягә тугры калып, быел да дәрәҗәле комиссия аларның торышын тикшерде.

Якташыбыз, күпкырлы әдип, тарихчы, шәҗәрәче, балалар шагыйре Дамир ага Гарифуллин белән“Сабый күңелле шагыйрь” исемле очрашу кичәсе ветераннар клубында үтте. Кичәдә ветераннар клубы, “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзаләре, укучылар, китапханәчеләр катнашты. Китапханәчеләр “Якташыбыз иҗаты” исемле китап күргәзмәсе оештырдылар, актив укучы балалардан язучының шигырьләрен ятлатып, чыгыш әзерләнде.

 Кәүҗияк  авыл  җирлегендә  юллар  тигезләнде

19 июнь көнне “Дулкын” бассейны артындагы яңа Ял паркында Сарман сәнгать мәктәбе коллективы балалар өчен  “Җәй бизәкләре” дигән ял киче оештырды.

21 июнь конне Сарман кинотеатрында Сарман гимназиясе каршында оештырылган жэйге лагерьларда ял итуче балаларга наркоманияга каршы корэш айлыгы  унаеннан сэламэт яшэу рэвеше алып бару турында видеороликлар хэм соныннан кызыклы «Хитрюга Джек» мультфильмы курсэтелде.

 

19нчы июнь көнне Каташ-Каран авылында яшәүчу Тагирова Гәүһәр Ризатдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

21 июнь көнне Үзәк ял паркында кайгы һәм хәтер көненә багышланган чара үткәрелә. Программада: 21:00 нәфис фильм "Хайтарма" ,  "Хәтер уты" акциясе. (Яуда һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр яндыру)

21 июнь көнне район сәнгать осталары "Җырлап торган чагы күңелнең" дип исемләнгән концерт-программасы белән Дими Тарлау авылына чыгачак. Башлана: 19:00. Рәхим итегез!

Балачакның иң гүзәл мизгелләре, әлбәттә, җәй белән бәйле. Район үзәгендә балалар өчен бик күп чаралар үткәрелә. 20 июнь көнне мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү үзәге янында урнашкан ял паркында "Уйныйк, көлик, гөрләшик" дип исемләнгән кичә оештырылды. Төрле күңелле уеннар белән аралашып барган концерт балалар өчен дә, әти - әниләр өчен дә зур бәйрәм булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International