ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Буген 13 июль конне “Сарман” кинотеатрында “Ләйсән” балалар бакчасы балаларына кызыклы мультфильмнар жыентыгы курсәтелде. 

 

Ниһаять, халыкның күңелен күтәреп, урамда җәйге кояш елмая! Балаларны компьютерлардан аерып, табигать кочагына җәлеп итү өчен мәдәният өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр төрле чаралар оештыралар. Җәйге каникулларын күңелле hәм кызыклы итеп үткәрү максатыннан Югары Чыршылы авылы  китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә балалар белән табигать кочагында кунакта булдылар. Туган жиребезнең матур табигатенә сокланып, дару үләннәре җыеп, саф hавада куңелле уеннар уйнап, рәхәтләнеп ял иттеләр.

Бу елда 11 июльдән 17 июльгә кадәр «IV ачык яшь геологлар олимпиадасы» утә. «Җәлил беренче мәктәбенең укучылары шушы олимпиадага тагын катнашырга бардылар

15 нче июль көнне 16:00 сәгатьтә Нарат-Асты авылында керәшен халкының милли бәйрәме Питрау бәйрәме үтәчәк. Питрау бәйрәменә хас булганча, төрле кызыклы уеннар һәм конкурслар оештырылачак. Концерт программасы бәйрәм дискотекасы белән тәмамланачак. Рәхим итегез!

Сабантуйның татар яшәгән һәр төбәктә бәйрәм ителүе милләтебезнең гореф-гадәтләре саклануына этә-рә. Аны яше дә, карты да көтеп ала, рәхәтләнеп ял итә, күңел ача. Озак вакытлар күрешмәгән туганнар, дус-лар, авылдашлар нәкъ менә шунда очрашалар. Сабантуй бәйрәмен чит өлкәләрдә дә сагынып каршы ала-лар. Менә икенче ел рәттән инде сарманлылар Түбән Новгород өлкәсе Дзержинск шәһәрендә узган милли бәйрәмдә катнаштылар. Узган шимбәдә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге делегация милләттәшләребезгә татарстанлыларның кайнар сәламен җиткереп кайтты.
Сабантуй кунакларын иң элек шәһәр башлыгы Сергей Попов сәламләде.

Буралы Чишмэ авылы чишмэсен тозеклэндеру эшлэре бара.

Юл куркынычсызлыгы атналыгы Сарман №3 “Ләйсән”балалар бакчасында  “Яшел ут” эстафетасы белән төгәлләнде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International