Шушы коннэрдэ Азалак хэм Элмэт гомум белем биру мэктэплэренен башлангыч сыйныф укучыларына юл йору кагыйдэлэрен ойрэткэн «Дозорные дорог» исемле ведиоролик , э югары сыйныф укучыларына хэм «Сарман» кинотеатрында Аграр коллият мэктэбе студентларына «Айсылу» исемле нэфис фильм курсэтелде.
Бакчаларда, басу-кырларда көзге уңыш җыелгач, районнарда, шәһәрләрдә ярминкәләр оештыру матур тра-дициягә керде. Аларны халык көтеп ала. Чөнки сайлап алу мөмкинлеге күп. 18 сентябрьдән авыл хуҗалыгы ярминкәләре республикакүләм башланып киттеләр. Сарманлылар Яр Чаллы шәһәрендә Г.Тукай Яр буе урамындагы “Төзүче” стадионы мәйданында сәүдә итәләр. Узган шимбәдә район мәгариф учреждениеләре башкалада үткән ярминкәдә катнаштылар. Шул ук көнне Җәлил бистәсендә дә сәүдә гөрләде. Анда муници-паль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов та катнаштылар.