ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

17 октябрь көнне Район мәдәният йортында “Уртак йортыбыз - Татарстан” Республикакүләм милли-мәдәни фестивале булып узды. Фестиваль район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызының котлавы белән башланып китте. Сарман, Актаныш, Азнакай, Мөслим, Минзәлә, Ютазы районнары сәнгать осталары чыгышын Казан шәһәреннән килгән мәртәбәле жюри карады һәм югары бәяләде. Һәр катнашучыга, һәр коллективка дипломнар тапшырылды.

14 октябрь көнне Тукай районында "Төп йорт" дип исемләнгән республикакүләм гаилә ансамбльләре фестиваленең зона туры узды.

17 октябрь көнне «Сарман» кинотеатрында Сарман гимназиясенең  ХI сыйныф укучылары дәрес программасы буенча «Война и мир» кинофильмын карадылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International