ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2018 ел
җомга

Сарман районы Сарман авылында яшәүче Мәмдух абый белән Рәзинә апа Бадертдиновлар бергә гомер корып яшәүләренә 60, Хәниф абый белән Рәхилә апа Хәсәновларның 55 ел бергә тору юбилейларын билгеләп үттеләр.

Бүген Сарманда «Ху­җа­лык итү­нең ке­че фор­ма­ла­рын үстерү һәм авыл­да ха­лык­ның эш ак­тив­лы­гын арт­ты­ру» ди­гән те­ма­га се­ми­нар-ки­ңәш­мә уз­ды.

Районда волейбол ярышлары дәвам итә. 

Күз ачарга төнен теләмәгән

Яшь бөреләр иртән барсы да

Гел кояшка карап, гел кояшка карап,

Гел кояшка карап ачыла.

Ах, минем дә килә киң юлларның

Иң яктысын сайлап аласым.

Гел кояшка карап, гел кояшка карап,

Гел кояшка карап барасым.

Клара Булатова Һәрвакыт кояш кебек балкып торган, сөйкемле, мөлаем Клара апа Булатова Петровка урта гомуми белем бирү мәктәбендә кунакта булды. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты булган күренекле шагыйрәне мәктәп укучылары бик җылы кабул иттеләр. Аның шигырьләрен укыдылар, матур җырлар тыңладылар, Клара апа белән әңгәмәдә катнаштылар. Игътибар белән үзәк китапханә хезмәткәрләре биргән мәгълүматны тыңладылар. Клара Булатова белән очрашу укучылар өчен чын мәгънәсендә тарихи вакыйга булды. Балалар очрашудан соң да шагыйрәне тиз генә җибәрмәделәр. Аның белән фотога төштеләр, китаплары белән кызыксындылар, автографлар алдылар. Ә чара барышында Клара ханымны көчле алкышларга күмделәр. Очрашу файдалы да, кызыклы да булды. Ә Петровка авылы китапханәсендә эшләп, хәзер лаеклы ялда булган Әлфия Гайнуллинаның, Чукмарлы авылы китапханәчесе Альмира Набиеваның, Ләке мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Игәнә” керәшен фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рәйлә Асанованың матур, дәртле җырлары кичәне тагын да җанландырып җибәрделәр. Бүгенге очрашуда катнашкан һәркем, һичшиксез, рухи яктан баеп кайтып китте. Кичә Сарман үзәк китапханәсе тарафыннан Петровка урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Петровка авылы китапханәчесе ярдәмендә оештырылды. Очрашуны уздыруда үз өлешен керткән һәркемгә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, шатлык-куанычлар телибез!

      Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр соравы буенча, җыен саен, районыбызның оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре очрашуда катнашалар. 1 нче март көнне очрашу кунагы нотариус Салахова Рәисә Рифкат кызы булды. Ул һәрбер сорауга җавап һәм төгәл аңлатма бирде.

28 февральдә Жәлил мәдәният сараенда һәр ел саен урта мәктәп укучылары, көллият студентлары арасында хәрби әзерлек буенча  уткәрелә торган традицион мавыктыргыч бәйге утте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International