ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2018 ел
дүшәмбе

2 март көнне Сарман район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Таңсылу" балалар халык театры Актаныш районында узган "Иделкәем" балалар һәм яшүсмерләр театр коллективларының республикакүләм конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.Конкурска С.Суринаның "Алтын балта" әкияте тәкъдим ителде. Казан шәһәреннән килгән мәртәбәле жюри артистларның уенына югары бәя бирде. 

03 мартта районның оешма-предприятиеләре хатын кыз командалары арасында волейбол ярышларының финал уеннары булды.Уен нәтиҗәләре буенча I урында Аграр көллият командасы, II урында балалар һәм яшусмерләр спорт мәктәбе командасы,   III урында узәк шифаһанә  командасы, IV урын Җәлил  мәгариф булеге командасында.

Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Утырышны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

3 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә "ТАЛАНТЫ РОССИИ" дип исемләнгән халыкара ачык проект үткәрелде. Бу проектта катнашып "Апрель" халык бию ансамбле 1 дәрәҗә Лауреаты исемен яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International