ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2018 ел
сишәмбе

Якынлашып килүче Халык-ара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан бүген Сарман районында Ана (гаилә) капиталы тапшыру тантанасы узды.

Сарман беренче номерлы Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче Харисов И. һәм Шакурова Р. Зәй шәһәрендә үткәрелгән XVIII “Созвездие-Йолдызлык” республика фестиваленең зона этабында “Конферанс” номинациясендә уңышлы чыгыш ясадылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез. 

Ләшәү-Тамак мәктәбе укучылары Чистай шәһәрендә узган “На крыле науки” дип исемләнгән, халыкара фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясадылар. Һәм диплом белән бүләкләнделәр.

5 мартта Әлмәт шәһәрендә  “Иң яхшы тәрбия эше һәм өстәмә белем бирү педагоглары” республика бәйгесе кысаларында “Кеше тәрбияләргә”, “Йөрәгемне балаларга бирәм”,” Иң яхшы педагог-психолог” бәйгеләре узды.

3 март көнне район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Илек” җыр-бию ансамбле (җитәкчесе – Алина Галиева, Фалих Мостафин) Әлмәт шәһәрендә узган “Тирән тамырлар” фольклор коллективлар бәйгесендә катнашып, үз номинациясендә җиңү яулады. Ансамбльгә лауреат дипломы һәм бәйгенең кубогы тапшырылды.

МБГББУ “Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбе”  3 нче В сыйныфы укучылары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашты. Ситдикова Алсу Разиновна фликерлар турында сөйләде. Сафин Рамис Расихович укучыларга юл йөрү  кагыйдәләрен искә төшерде. Балалар “Ночной пешеход” исемле фильм карадылар. Кунаклар буш кул белән килмәгән иде. Алар балаларга фликерлар бүләк итте.

Сарман урта мәктәбе 4 а сыйныф укучылары, Загидуллин И., Ильясова И., Миннегулова Э.  һәм Сабирова Ә., 23-25 нче мартта Санкт-Петербург шәһәрендә узучы “Әгәр мин президент булсам” Бөтенроссия яшьләр проекты бәйгесендә 1 нче турны үтеп 2 нче турга үттеләр. Котлыйбыз!

2018 нче ел башы язучыларның юбилейларына бай булды. Шул уңайдан Җәлил поёслок китапханәсендә түбәндәге китап күргәзмәләре оештырылды: “Лев Николаевич Толстой – человек мыслитель, писатель» (Л.Толстойның 190 еллыгына багышлап), «Татар халкының бөек мәгърифәтчесе – Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел”, “Татарның милли кыңгыравы” (Аяз Гыйләевның 90 еллыгына багышлап), “Корыч ихтыярлы ир-егет”, (Ф.Яруллинның 80 еллыгына багышлап). Февраль ае китапханәдә герой-шагыйрь Муса Җәлил ае буларак узды. Мәдәни чаралар барышында сугыш чоры шагыйрьләренең китапларына күзәтү ясалды. Китап укучылар, аеруча, Фатих Кәрим шигырьләренә игътибар иттеләр. Барлык китап сөючеләрне китапханәдә көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International