ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

Көннең яктылыгы – кояшта,күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – кызларда. 8 март хатын – кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле. 6 март көнне  “Ягез әле,кызлар!” бәйгесендә безнең укучылардан төзелгән 2 команда көч сынашты. Алар төрле конкурсларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Дуслык  командасы 31 балл җыеп җиңү яулады.Яшьлек командасы кызлары да уенда сынатмады. Уен бик күңелле үтте.

Алабуга шәһәрендә "Аларның исеме Россияне тәшкил иткән"  7 нче Республикакүләм конференция үтте. Бу конференциядә безнең мәктәп укучылары Салихова Сөмбел һәм Маторина Анастасия катнаштылар. Сөмбел актив катнашучы, ә Анастасия 3 урынга лаек булды. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз!

3-4 мартта Зәй шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык" фестивале үтте. Сарман районы балалары уңышлы чыгыш ясадылар.

1 марттан 6 мартка кадәр бакчабызда Әниләр бәйрәменә багышланган бәйрәмнәр булып узды

2018 елның 6 март көнендә   Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы Сарман муниципаль районы оешмаларында министр урынбасары Мубаракшин Азат Фәрит улы булып китте.

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезне язның тәүге бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International