Ләшәү Тамак авылында тантаналы төстә Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг узды.
9 Май көнне Үзәк ял паркында “Җиңү килде җирне нурга күмеп...” дип исемләнгән, Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм концерты булып узды. Район үзешчән сәнгать осталары һәм сәнгать мәктәбе укучылары чыгышын тамашачылар зур дулкынлану белән карадылар. Көчле алкышларга күмделәр.
МБББУ”Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары-юнармиячеләр тыл ветераннарын Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләделәр һәм хуҗалык эшләрендә ярдәм күрсәттеләр.