ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Кичә, 12 июньдә безнең ил мөхим дәүләт бәйрәме Россия көнен билгеләп үтте. Бу күренекле вакыйга уңаеннан “Дулкын” спорт-сәләмәтләндерү үзәге янындагы паркта бәйрәм чаралары үткәрелде. Анда үзәк һәм балалар китапханәчеләре катнаштылар. 

 Район узәк ял паркында Россия көне уңаеннан ачык һавада кино курсәту оештырылды.

 

12 июнь көнне бассейн артындагы ял паркында Россия көненә багышланган концерт булып узды. Бәйрәм муниципаль район башлыгы Ф.М.Хөснуллин котлавы белән башланып китте. Ул сугыш ветераннары Вагызов Хан, Шәйхлисламов Мөҗәһит абыйларга “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре, төрле өлкәдәге алдынгы хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары, быел 14 яше тулган яшүсмерләргә паспортлар тапшырды.Район мәдәният хезмәткәрләре, бәйрәм уңаеннан, тамашачыларга зур концерт бүләк иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International