Үткән шимбәдә Даулы болында район Сабан туе үткәрелде.
Бәйрәмдә кыр һәм көрәш батырлары, хезмәт алдынгылары, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңышказанганнар хөрмәтләнде. Анда мәртәбәле кунаклар катнашты, сарманлылар белән бергә күңел ачты. Халык төрле кызыклы уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашты, бүләкләр алды, рәхәтләнеп күңел ачты. Ат чабышлары, мотоциклчылар чыгышлары, милли көрәш һәм башкаларны карап хозурланды.
Сираева Илназ, Зөлфия Шәрипова фотолары