23 октябрь көнне Мортамак мәдәният йортында "Солдат озату" кичәсе узды. Салихов Ильвир белән Биганов Тимурга авыл җирлеге рәисе һәм военком үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр. Егетләрнең армия сафларында хезмәт иту өчен, уен аша, эзерлекләрен тикшердек: портянка бәйләү, отжимание, автомат җыю, төз ату, разминирование. Элекеге йолалар буенча егетләргә вәгазь укылды, теләк теләп куляулыклар бәйләнде. Кичәгә килгән халык та актив катнашты.