Гөлшат – республиканың иң яхшы 30 тәрбиячесенең берсе

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

14-17 март көннәрендә Казан шәһәренең 131 нче балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе” республика һөнәри конкурсының йомгаклау туры үткәрелде. Райондашыбыз – район үзәгендәге “Сандугач” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Мостафина “Республиканың иң яхшы 30 тәрбиячесе” исемлегенә кертелде һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы таныклыгына ия булды.

Гөлшат Мостафинаның тәрбияче булып икенче елын гына эшләвен исәпкә алмаган очракта да, бу – зур җиңү. Әлеге бәйгене үткәрү республикада матур традициягә әйләнде, һәм анда катнашучылар аңа ел саен ныклы хәзерлек белән киләләр. Елдагыча, бәйгенең беренче этабы быел да иң элек районда үткәрелде һәм Гөлшат ханым анда II урынга лаек булган иде. Соңыннан беренче өчлектәге тәрбиячеләребез район данын икенче – Актанышта үткәрелгән зона турында якладылар. Актаныш, Сарман, Минзәлә, Мөслимнән килгән 12 тәрбияче арасында, иң күп балл җыеп, Гөлшат Әбүзәр кызы I урынны яулады. Ә алда аны бәйгенең иң дулкынландыргыч этабы – финал ярышлары көтә иде.

– Республика турына үтәрмен дип, һич уйламаган идем. Чөнки тәрбияче стажым да, тәҗрибәм дә азрак. Моңа кадәр дә, билгеле, балалар белән эшләдем: унбиш ел башлангыч сыйныфларны укыттым, аннан соң берничә ел “Шәфкать” үзәгендә психолог булып хезмәт куйдым. Ә хыялымда кабат балалар янына әйләнеп кайту булды. Бүгенге көндә “Сандугач”та рус теле тәрбиячесе булып эшлим. Бәйгегә килгәндә, район һәм зона ярышларында иҗади презентация һәм ачык шөгыль күрсәтсәк, финалда мастер-класс үткәрдек. Республиканың иң яхшы 135 тәрбиячесе арасында рейтинг буенча 17 нче урынны яулап, иң яхшы 30 тәрбияче исемлегенә эләгү – минем өчен зур мәртәбә. Димәк, тоткан юлым – дөрес. Бу уңыш – киләчәктә тагы да тырышыбрак эшләү өчен зур этәргеч тә. Җитәкчеләрем һәм хезмәттәшләремнең өметләрен аклый алуыма чиксез сөенәм. Бу бәйгедән күп нәрсә алдым, ул тәҗрибә, белем һәм осталыгымны арттырырга ярдәм итте, башка районнардагы коллегаларым белән аралашу мөмкинлеге бирде. Башкаларга шуны әйтәсем килә: мондый бәйгеләрдә катнашудан куркырга кирәк түгел. Хезмәттәшләремә һәм барлык коллегаларыма уңышлар телим, - ди Гөлшат Мостафина.

Зөлфия Шәрипова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International