Пенсия фонды территориаль органнарына отчет тапшыру тәртибе

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

1996 елның 1 апрелендә кабул ителгән “Пенсияне мәҗбүри иминиятләштерү системасында шәхси иминият исәбе турында”гы 27 - Федераль канунынының 11 матдәсенең 2 - 2,2 пунктлары нигезендә 2017 елның 1 январеннән оешма – предприятияләр Пенсия фонды территориаль органнарына түбәндәге төр отчетлар тапшырырга тиешләр:

Иминиятләштерелгән затлар турында мәгълүматлар(СЗВ-М формасы) – ай саен, төгәлләнгән айдан соң килгән айның 15 числосыннан да калмыйча;

“Тупланма пенсиягә өстәмә иминият кертемнәре кертү һәм пенсия тупланмаларын формалаштыруда дәүләт ярдәме” турындагы 56 санлы Федераль канунның 9 матдәсенең 4 бүлегендә каралган мәгүлүматлар (ДСВ- 3 формасы) – квартал саен, квартал беткәннән соң 20 көннән дә соңга калмыйча;

Иминиятләнгән затларның иминият стажлары турында мәгълүматлар (СЗВ-СТАЖ формасы) – ел саен, ел узганнан соң икенче елның 1 мартыннан да соңга калмыйча. 2017 ел өчен мәгълүматларны 2018 елның 1 мартыннан да соңга калмыйча;

Иминият пенсиясе яисә иминият һәм тупланма пенсия билгеләргә гариза белән мөрәҗәгать иткән иминиятләнгән затларның мәгълүматлары турында – иминиятләнгән зат эш бирүчегә мөрәҗәгать иткән көннән алып өч календарь көн эчендә.

1.2. Иминиятләнгән затларның шәхси иминият счетларын тулы һәм дөрес итү максатыннан эш бирүче 1.1 пунктында саналган отчетлардан тыш шәхси иминият учетында булган түбәндәге формаларны тапшырырга тиеш:

- СЗВ – КОРР формасы – иминиятләнгән затларның шәхси иминият счетларында исәпкә алынган мәгълүматларны дөресләү өчен, шулай ук кирәк булганда элек тапшырылган отчетларга кермәгән  шәхси иминият мәгълүматларын тапшыру өчен           ;

- СЗВ – ИСХ формасы – иминиятләүче 2016 елны кертеп элеккеге елларны үз вакытында тапшырмаган очракта.

1.3. Шәхси иминият исәбе формалары (СЗВ-СТАЖ, СЗВ-ИСХ,СЗВ-КОРР) иминиятләүченең барлык мәгълүматларын да туплаган документ (ОДВ-1 формасы)  белән бергә теркәп җибәрелергә тиеш.

1.4. Шәхси иминият учетында кулланылучы яңа формалар (СЗВ-СТАЖ, СЗВ-ИСХ, СЗВ-КОРР, ОДВ-1), формат, шулай ук аларны тутыру тәртибе 2017 елның 11 гыйнварындагы Россия Пенсия фондының Идарәсенең №3п карарында расланган.

1.5. Эш бирүчеләр отчетларны түбәндәге ысулларның берсе белән  тапшыралар:

-  кәгазьдә, документларның электрон формасы белән берлектә;

- электрон рәвештә, электрон элемтә каналлары аша, электрон имза ярдәмендә раслап һәм хәбәрне криптографик саклану чаралары аша шифровкалап җибәрү.

Бу очракта:

Отчет документлары формаларын  һәм аңа өстәмәләрне кәгазьдә тапшыру кирәк булмый;

Шәхси иминият учеты формаларын җибәрү формалаштырылган документ әйләнеше кысаларында башкарыла;

Берьюлы берничә төрле шәхси иминият учеты формаларын (СЗВ-М, СЗВ-ИСХ, СЗВ-КОРР, СЗВ-СТАЖ яисә ДСВ-3) җибәрү рөхсәт ителми;

 Бер тапкыр җибәргәндә ОДВ-1 формасы белән бергә бер төрле документлар җыелмасын гына җибәрергә мөмкин (СЗВ-ИСХ, СЗВ-КОРР  формасы яисә СЗВ-СТАЖ);

Бер тапкыр җибәргәндә бер генә төрле мәгүлүмат җибәрелә ((“исходная” яисә “дополняющая” һ.б.)

Пенсия фонды идарәсенә кәгазьдән башка гына электрон рәвештә отчет тапшыру түбәндәге уңайлыклар тудыра:

Отчетларны кәгазьдә тапшырырга кирәкми;

Пенсия фонды идарәсе белгеченә отчет тапшыру өчен чиратта тору кирәк булмый            ;

Документларны тутырганда техник һәм логик хаталар ясауны кисәтә һәм аларны төзәтүне җиңеләйтә,

Тапшырылучы хәбәрнең конфиденциальлеген саклый.   

 

Электрон документ әйләнешенә күчү өчен иминиятләүчеләргә үзләре исәптә торган Пенсия фонды территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.  

 

Формалар  (СЗВ-М, СЗВ-ИСХ, СЗВ-КОРР, СЗВ-СТАЖ, ОДВ-1, ДСВ-3), формалар раслау буенча норматив документлар, форматлар һәм тутыру тәртипләре, шулай ук  программа белән тәэмин итү сылтамалары Татарстан Республикасы Пенсия фонды сайтында (http://www/pfrrt.ru//) урнашкан.

II. Үз вакытында тапшырмаган яисә тулы булмаган һәм дөрес булмаган мәгълүматлар тапшырган өчен иминиятләүчеләрнең җаваплылыгы

    Гамәлдәге канун нигезендә отчет тапшыруда хилафлыклар өчен эш бирүчеләргә карата түбәндәге финанс санкцияләре һәм административ штрафлар каралган:

1. иминиятләүче тарафыннан үз вакытында мәгълүматлар тапшырмаган яки тулы булмаган һәм дөрес булмаган мәгълүматлар тапшырган очракта: һәрбер иминиятләнгән зат өчен 500 сум күләмендә ( 1996 елның 1 апрелендә расланган 27 Федераль Канунының 17 матдәсенең 3 бүлеге).  Мәгълүматларның тулы һәм дөрес булмавы Пенсия фонды тарафыннан айлык, квартал (шул исәптән салым органнарына тапшырылган) һәм еллык отчетларны чагыштырганда ачыклана.

2. иминиятләүче мәгълүматларны электрон рәвештә тапшырмаган очракта: 1000 сум күләмендә ( 1996 елның 1 апрелендә кабул ителгән 27 Федераль канунының 17 матдәсенең 4 бүлеге).

3. мәгълүматларны Пенсия фонды органнарына үз вакытында тапшырмаган яки тапшырудан баш тарткан, шулай ук тулы булмаган яисә хаталы тапшырган очракта – җаваплы кешегә 300 сумнан алып 500 сумга кадәр административ штраф салу каралган (административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе Кодексының 15.33 матдәсе нигезендә).

Эш барышында туган барлык сорауларга яшәгән урындагы Пенсия фонды органнарына яисә Татарстан Республикасы Пенсия фонды Бүлекчәсе сайтына  (http://www/pfrrt.ru//) мөрәҗәгать итү сорала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International