Сарман муниципаль районы "Җәлил поселогы" МБ Башкарма комитеты вәкаләтләре

1) планлаштыру, бюджет, финанслар һәм исәп алу өлкәсендә:

 

- Җирлек бюджетының проектын, Җирлекнең иҗтимагый-икътисади комплекслы үсеше программаларының һәм планнарының проектын эшли;

-  Җирлек бюджетының үтәлешен тәэмин итә, җирлекнең иҗтимагый-икътисади комплекслы үсеше программаларының һәм планнарының үтәлешен оештыра;

- Җирлек бюджетының үтәлешен, җирлекнең иҗтимагый-икътисади комплекслы үсеше программаларының һәм планнарының үтәлеше турында отчһт әзерли;

-  Җирлекнең икътисади һәм  иҗтимагый халәтен характерлаучы статистик  күрсәткечләрне җыюны оештыра, күрсәтелгән мәгълүматларны дәүләт җитәкчелеге органнары закон белән билгеләнгән тәртиптә җиткерелә;

 

2) муниципаль милек белән идарә итү, Җирлек территориясенә кергән учрежденияләр һәм оешмалар, предприятияләр белән үзара мөнәсәбәтләр өлкәсендә:

 

-  муниципаль Җирлек карамагында булган милек белән идарә итә,  муниципаль милек  объектларын булдыру, куллану, идарә итү һәм арендалау мәсьәләрен хәл итә;

-    булган очракта, Җирлек Советы карары нигезендә, Җирлек Советы килешүенә (раславына) муниципаль милекне тартып алу, приватизацияләү турында тәкъдимнәрне әзерли һәм кертә;

-   муниципаль милеккә карамаган предприятияләр, оешмалар белән Җирлекнең икътисади һәм иҗтимагый үсеше  буенча хезмәттәшлек турында килешү төзи, Җирлек территориясендә җирле халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә милекнең төрле формаларында булган предприятияләр булдыруда ярдзм күрсәтә;

-  Җирлек Советы билгеләгән тәртипкә туры китереп , муниципаль предприятияләр, учрежденияләр булдыра, ларның эшчәнлеген максатын, тәртибен һәм шартларын билгели, уставын раслый, муниципаль учрежденияләрне һәм предприятияләрне ябу һәм аларның җитәкчеләрен контракт нигезендә билгели һәм эшләреннән азат итә;

-  муниципаль заказларны формалаштыра һәм урнаштыра, Җирлекне төзекләндерү, халыкка коммуналь хезмәт күрсәтү,иҗтимагый инфраструктура объектларын төзү һәм төзекләндерү, продукция җитештерү, халыкның көнкүреш иҗтимагый-мәдәни хаҗәтен канәгатьләндерүдә кирәк булган ярдәм күрсәтү өчен, Җирлекнең материаль һәм финанс чараларын кулланып башка эшләр башкару өчен заказлар бирә;

-  Рәсәй Федерациясенең су турында законнар җыелмасы билгеләгән тәртиптә, су объектларының милекчесе буларак вәкаләтләрен гамәлгә ашыра ала, суны куллануны чикләү турында халыкка хәбәр итә.

 

3) территориаль планлаштыру, җирне һәм башка табигый ресурсланы куллану, тирә-юнь табигатьне саклау өлкәсендә:

 

-Җирлекнең генераль планының пректын һәм башка шәһәр төзүче документларның проектларын эшли һәм Җирлек Советына раслуга кертә, аларның тормышка ашыруны тәэмин итә;

- Җирлек территориясендә урнашкан төзелеш эшләрен алып бару өчен, төзелеш тәмамлангач, объектларны файдалануга кертү өчен, капиталь төзелеш объектларын төзекләндерү, реконструкцияләү өчен рөхсәт бирә;

- муниципаль милектә булган җирләрдән рациональ файдалану һәм саклауны планлаштыра һәм оештыра;

- законнар җыелмасы тәртибендә Җирлек территориясендәге җир участокларын (кишәрлек) бирә һәм, шул исәптән сатып алу юлы белән, кире ала;

- Җирлек җирләрен файдалануны контрольдә тотуны тормышка ашыра;

- халыкны экологик хәл турында кисәтә, тиешле органнарга предприятие, учреждение, оешмаларның әйләнә-тирә мохиткә куркыныч тудыручы эшчәнлеге һәм табигатьне саклау буенча законнар җыелмасын бозулары турында хәбәр итә;

- Җирлек территориясендә дәвалау-сәламәтләндерү урыннары һәм курортлар булдыра, аларның үсешен һәм саклауны тәэмин итә;

 

4) төзелеш, транспорт һәм элемтә өлкәсендә:

 

- төзелеш һәм муниципаль торак фонды тотуны оештыра,  аның исәбен алып бара, Җирлек территориясендә торак төзелеше өчен шартлар тудыруны тәэмин итә;

- социаль найм килешүләре буенча бирелә торган торакка мохтаҗ гражданнарның тиешле тәртиптә исәбен алып бара;

- тиешле тәртиптә торак йортларның торак булмаган йортларга әйләнүен һәм торак булмаган йортларның торак йортларга әйләнүе турында карар кабул итә, торак йортларны үзгәртеп кору һәм үзгәртеп планлаштыруга килешү төзи, тиешле тәртиптә муниципаль торак фондының торак йортларын яшәргә яраксыз дип таный;

- Җирлектә яшәүче һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ азкеремле гражданнарны торак буенча законнар җыелмасына ярашлы рәвештә торак йортлар белән тәэмин итә;

- муниципаль торак фондыннан файдалану һәм саклауны, әлеге фондның торак йортларының кабул ителгән санитар һәм техник кагыйдәләргә, нормаларга, законнар җыелмасының башка таләпләренә туры килүен контрольдә тотуны тормышка ашыра;

- федераль һәм республика карамагыннан тыш, Җирлекнең торак пунктлары чикләрендә уртак файдалануда булган автомобиль юллары, күперләр һәм башка инженер корылмалары тотуны һәм төзүне тәэмин итә;

- халыкка транспорт хезмәте күрсәтү өчен шартлар тудыра һәм муниципаль транспорт оешмалары  оештыру яки шәхси транспорт предприятиеләре белән килешү нигезендә Җирлек чикләрендә  халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итә;

- Җирлек территориясендә эшләүче җәмәгать  транспортының маршрутларын, хәрәкәт графикларын, тукталыш урыннарын раслый яки килешү төзи;

- җәмәгать транспорты тукталышлары өчен билгеләнгән урыннарны төзекләндерә;

- халыкны элемтә хезмәте белән тәэмин итү өчен шартлар тудыра;

 

5) халыкка торак-коммуналь, көнкүреш, сәүдә һәм башка  хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә:

 

- Җирлек чикләрендә халыкны электр, җылылык, газ һәм су белән тәэмин итә, халыкны ягулык белән тәэмин итә;

- халыкны җәмәгать туклануы, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте белән тәэмин итүгә шартлар тудыра; базар һәм ярминкәләр оештыра;

- халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне оештыра, Җирлек китапханәләренең китап фондларын тулыландыра;

- ял  итү өчен мөмкинлекләр тудыра һәм халыкны мәдәни оешмалар хезмәте белән тәэмин итә;                                                                                                                                                    - Җирлектә массакүләм физик тәрбия һәм спортның үсеше өчен мөмкинлекләр тудыра, спорт  объектлары,            муниципаль торак фондына караган территорияләрдә спорт мәйданчыклары һәм башка  муниципаль спорт корылмалары төзү һәм аларны төзекләндерү буенча чаралар күрә;                                                                                                                                                         - халыкның  күмәк ялы өчен мөмкинлекләр тудыра һәм күмәк ял урыннарын төзекләндерү буенча эш алып бара;                                                                                                                                 - ритуаль хезмәт күрсәтүне оештыра , күмү урыннарын төзекләндерүне тәэмин итә;                    

 - Җирлек карамагында булган тарихи мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне) саклау, куллану һәм халыкка таныта;                                                                                                      - Җирлектә урнашып, җирлек өчен әһәмияткә ия булган тарихи мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне) саклауны оештыра;                                                                                               - Җирлектә яшьләр һәм балалар белән эшчәнлектә чаралар оештыра;                                                   - җәмәгать тәртибен саклау буенча төзелгән ирекле халык оешмалары эшчәнлеге өчен шартлар тудыра.

 

6. Төзекләндерү сферасында:

 

-көнкүреш калдыклары, чүп-чарны түгүне оештыра;                                                                           - Җирлек территориясен төзекләндерү һәм яшелләндерүне, җирлекнең торак пунктлары чикләрендә урнашкан урманнарны куллану һәм саклауны оештыра;                                                 - урамнарны яктыртуны оештыра һәм урам исемнәре, йорт номерлары булган күрсәтмә такталар эленүне тәэмин итә;

 

7. Гражданнарның хокук һәм иреген яклау, законнарның үтәлешен тәэмин итү, халыкны һәм территорияне гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә:

 

-  Җирлек территориясендә законнарның, дәүләт власте органнары, җирле хакимият актларының үтәлешен, гражданнарның хокук  һәм ирекләрен саклауны тәэмин итә;                                    

-  җирле хакимиятнең хокукларын бозучы дәүләт власте органнары, вазифави затлар, предприятие, оешма, учреждениеләрнең актларын  куелган тәртиптә, шул ук исәптән судта яки арбитраж судта карауны сорый;                                                                                                               -  Җирлек чикләрендә  булган гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларның нәтиҗәсен юк итүдә катнаша;

- Җирлектәге торак пункт чикләрендә беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итә;  

- гражданнар оборонасы, техноген һәм табигый характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклану буенча чаралар оештыруны тәэмин итә, гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү өчен җирле резервлардан матди һәм финанс ресурслар булдыра;                 

-   үз вәкаләтләре чикләрендә һәм билгеләнгән  тәртиптә халыкка гадәттән тыш хәл яки  гадәттән тыш хәл булу куркынычы турында хәбәр итүне оештыра;                                                                   -   Җирлек территориясендә коткару хезмәте яки коткару эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешмалар булдыра, аларның эшчәнлеген оештыра һәм тәэмин итә;

-  Җирлек  территориясендә урнашкан муниципаль предприятие һәм  учреждениеләрнең мобилизацион  хәзерлегенә бәйле чараларны оештыра һәм тормышка ашыра;

-  кешеләрнең судагы куркынычсызлыгын тәэмин итүче чараларны оештыра һәм тормышка ашыра, кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклый;

-  музейлар оештыра;

-  Җирлектә җирле халык  сәнгате, иҗаты үсеше өчен шартлар тудыра;

халык сәнгатен кабат торгызуда, үстерүдә катнаша;

-  Федераль законга таянып, Җирлектә яшәүче мохтаж кешеләрне опекага ала һәм попечительләр булуны тәэмин итә;

-  муниципаль  сайлаулар,  җирле референдум, җирлек Советы депутатын чакырып алу, җирлек чикләрен үзгәртү, җирлекне үзгәртүләр буенча тавыш бирүләрне әзерләү һәм үткәрүне оештыра һәм материаль – техник яктан тәэмин итә;

-  җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр һәм пикетларны үткәргәндә, спорт чаралары, тамашалар һәм башкалар барышында закон белән каралган чараларны күрүне оештыра;

-  терроризм һәм экстремизмны кисәтү, чикләү  һәм җирлек чикләрендә юкка чыгаруда катнаша;

-  федераль һәм Татарстан Республикасы законнары белән җирле хакимият органнарына бирелгән  кайбер дәүләт вәкаләтләрен үтәү өлкәсендә:

-  федераль һәм Татарстан Республикасы законнарына тәңгәлләштереп, җирле хакимият органнарына  бирелгән кайбер дәүләт вәкаләтләрен тормышка ашыра;

-  дәүләт вәкаләтләрен чынга ашыру өчен бирелгән матди һәм финанс чараларның исәбен алып бара һәм урынлы кулланылышын тәэмин итә;

-  федераль һәм Татарстан Республикасы законнарына  тәңгәлләштереп, җирле хакимият органнарына бирелгән дәүләт вәкаләтләренең тормышка ашырылуы турында исәп тота;

-  җирлек Советы карары нигезендә, кайбер дәүләт вәкаләтләрен тормышка ашыру өчен, җирле хакимият органнары карамагында булган материаль ресурслар һәм матди средствларны өстәмә кулланылуын тәэмин итә;

 

9.Башка  вәкаләтләр:

 

- Җирлекнең архив фондларын булдыруны тәэмин итә;

- федераль законнар  нигезендә үз вәкаләтләре чигендә халыкара һәм тышкы икътисади   элемтәләр урнаштыра;

- гражданнарны 7нче статьясындагы 1нче пунктының 8,9,15 һәм 19 подпунктларында каралган Җирлек өчен әһәмиятле булган мәсьәләләрне чишү максатыннан торган эшләргә  (шул исәптән дежурлыклар) ирекле тарту турында карарлар кабул итә.

Соңгы яңарту: 2012 елның 17 октябре, 08:04

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International