Сарман муниципаль районы "Җәлил поселогы" МБ Советы вәкаләтләре

       1) Җирлекнең Уставын үзгәртүләр һәм өстәмәләр белән кабул итү;

 

2) Җирлек территориясендә һәркем өчен мәҗбүри кагыйдәләр булдыру;

 

3) Җирлек бюджетын кабул итү һәм үтәлеше буенча отчет бирү;

 

4) Россия Федерациясенең  салымнар турындагы законына нигезләнеп,  җирле салым җыюларны һәм льготаларны түләүне үзгәртү яки гамәлдән чыгару;

 

5) Җирлекнең үсеш программасын һәм планын кабул итү, үтәлеше турында отчет бирү;

 

6) Җирлекнең чикләрен үзгәртү турында тәкдимнәр кертү;

 

7 ) җирле Совет  депутатларын билгеләү, сайлау округларының схемаларын раслау;

 

8) җирле референдум билгеләү;

 

9) Җирлек башлыгын сайлау;

 

10) Җирлек Башкарма комитетының җитәкчесен билгеләү, аның отставкасын кабул итү;

 

11) җирле Совет депутатлары арасыннан муниципаль район Советына вәкил сайлау;

 

12) Җирлек Башкарма комитетының структурасын раслау, аның хезмәткәрләренең санын билгеләү;

 

13 ) Җирлек Башкарма комитетының җитәкчесен билгеләүгә конкурс тәртибен, конкурс комиссиясенең әгъзаларын билгеләү;

 

14) бистә сайлау комиссиясенең әгъзаларын билгеләү;

 

15) Җирлек чигенең үзгәрешләре буенча сорауларны җирле Совет депутатын чакыртып алу буенча тавышка куюны билгеләү;

 

16) Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законнар чыгару инициатива хокукын тормышка ашыру;

 

17) муниципаль Җирлектәге милек белән идарә итү һәм шөгыльләнү тәртибен, шул ук вакытта федераль закон нигезендә аны хосусыйлаштыру шартларын һәм тәртибен билгеләү; җирле Совет килешүе яки раславыннан соң кире кагылган муниципаль милек  төрләренең тәртибен билгеләү;

 

18) муниципаль предприятие һәм учрежденияләрне төзү, үзгәртеп төзү, ябу тәртибен билгеләү турындагы карарлар кабул итү; муниципаль предприятие һәм учрежденияләр хезмәтләренә тарифларның тәртибен билгеләү, федераль законнарда каралмаган булса, аларны кертү;

 

19) Җирлекнең муниципальара  хезмәттәшлек итү оешмаларында катнашу тәртибен билгеләү;

 

20) Җирлектәге җирле үзидарә  органнарының материаль-техник  һәм  оештыру эшчәнлеген тәэмин итү тәртибен билгеләү;

21)  җирле үзидарә органнары һәм җирлек үзидарәсе  вазивафи затлары тарафыннан Җирлек күләмендә хәл ителәсе мәсьәләләрнең үтәлешен контрольдә тоту;

 

22) Җирлеккә заем чараларын җәлеп итү тәртибен раслау, муниципаль кыйммәтле кәгазьләрне чыгару тәртибен билгеләү;

 

23) Җирлекнең территориаль планлаштыру  документларын, Җирлекнең шәһәр төзелеше проектларының җирле нормаларын, җирлек территориясендә төзелешләр һәм җирне куллану тәртипләрен, Россия Федерациясенең шәһәр төзелеше кодексы белән туры килә торган башка шәһәр төзелеше документларын раслау;

 

24) Җирлек территориясендәге урамнарга, башка торак пунктлар исем бирү, исемнәрне үзгәртү мәсьәләләрен хәл итү;

 

25)  гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен, җирлек резервларыннан, матди һәм финанс ресурслардан файдалану һәм куллану тәртибен билгеләү;

 

26) муниципаль махсус торак фондыннан торак биналар бирү тәртибен билгеләү;

 

27) Җирлек бюджетыннан территориаль җәмгыять үзидарә органнарына кирәкле чараларны бүлеп бирүнең шартларын һәм тәртибен билгеләү;

 

28)  автоном коммерцияле булмаган оешмалар һәм фондлар тәртибендә коммерцияле булмаган оешмалар төзү турында карарлар кабул итү;   

 

29) хокук актларын бастырып чыгару, хокук актларының проектлары буенча фикер алышулар өчен, халыкны  Җирлекнең  икътисади –социаль үсеш күрсәткечләре, аның инфраструктурасы үсеше һәм башка мәгълүмат белән таныштыру өчен   өчен матбугат чараларыннан файдалану;

 

30) Җирлек Уставын һәм җирлек Советы карарларын аңлатып бирү;

 

31)  үз эшчәнлеген оештыру  һәм башка сораулар буенча карарлар кабул итү буенча  җирле Совет регламентын кабул итү;

 

32) җирле Совет аппараты турында нигезләмә кабул итү;

 

32) 1. “Татарстан Республикасы Сарман районы шәһәр тибындагы Җәлил бистәсенең почетлы (мәртәбәле) гражданины” исемен  бирү нигезләмәсен раслау;

 

32) 2. “Шәһәр тибындагы Җәлил бистәсенең мәртәбәле гражданины” исемен бирү нигезләмәсен раслау;

 

            33)  федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары тарафыннан җирле органнарга бирелгән һәм шушы Устав белән Җирлек Советына караган башка вәкаләтләр.

Соңгы яңарту: 2012 елның 17 октябре, 08:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International