Җирлек турында

Ләшәү Тамак авыл җирлеге дүрт – Дүсем, Ләшәү Тамак, Сарайлы, Түбән Ләшәү авылларын берләштерә. 466 хуҗалыкта 1003 кеше яши. Аларның 187е балалар.
Халыкның өчтән бер өлеше – өлкәннәр.Эш яшендә булучылар – 492. Сугыш ветераннары – 2, сугышта ире һәлак булучы тол хатын – 1, сугыш ветераннарының толлары -14, тыл хезмәтчәннәре – 75, инвалидлар – 62.
2012 елның 8 аенда 10 бала туды, 9 кеше улде.
Авыл җирлегендә күп балалы гаиләләр – 14. Бер гаиләдә – 5 бала, ике гаиләдә – 4 бала, 11 гаиләдә – бала тәрбияләнә.

Авыл жирлеге хужалыкларында 421 баш КРС асрала, шунын 172се савым сыер.

Териториядә 2 тулы булмаган урта мәктәп, 2 балалар бакчасы, 3 шифаханә, 3 мәдәният учагы, 2 китапханә эшли, 1 сберкасса, 1 элемтә булечәсе, 7 сәудә ноктасы халыкка хезмәт курсәтә, 3 мәчет авлларыбызда иман нуры тарата.

Сарайлы авылында Җиңүнең 60 еллыгына Ләшәү Тамак һәм Түбән Ләшәү авылларында Җиңүнең 65 еллыгына Җину яулаган авылдашларыбызнын исемнәрен мәнгеләштеру йөзеннән обелисклар төзелде.
2011 елда Ләшәү Тамак Һәм Дүсем авыллары өчен мәдәният йорты ачылды.Авылыбыз өчен клуб ачылу тантанасы зур бәйрәм булды. Бу бина хәзерге заман таләпләренә туры китереп эшләнде.Бер тубә астына 8 оешма - Авыл җирлеге, сберкасса, участок инспекторы булмәсе, почта, АТС, шифаханә, мәдәният учагы һәм агрофирма булекчәсе урнашкан. Бер яктан ягулыкка экономия булса, икенче яктан авыл халкына унайлы.
Авыл халкы тулы канлы тормыш белән яши. Мәктәпләр, балалар бакчаларысы, мәдәният йортлары, медпунктлар, китапханәләр, сберкасса, элемтә булечәсе, сәудә нокталары үз югарылыгында эшлиләр.

Соңгы яңарту: 2022 елның 23 марты, 08:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International