Җирлек турында

Сарман районы Мортыштамак авылы Минзәлә елгасының югары агымында урнашкан. Минзәлә елгасы Урал тавы итәкләре булган Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының хәзерге Сарман, Тукай, Минзәлә районнары аша Кама елгасына кадәр сузылган калкулыкның сул ягына сыенып ага. Ул Яңа Минзәләбаш авылы тирәсеннән башланып, 150 км тирәсе аккач, Ык елгасына коя. Аның тамагыннан ерак түгел өяз үзәге булган Минзәлә шәһәре урнашкан.
Озак еллар авыл 1750 нче елларда барлыкка килгән дигән фикер яшәде. Әмма Дамир ага Гарифуллин Морад Рәмзинең (тарихчы, Иске Әлмәт авылында туган) 1908 нче елда Оренбургта гарәп телендә басылган китабы “Тәлфикъ әл - әхбәр вә тәлкыйх әл - әссар фи Вакаиги Казан вә Болгар вә Мөлүк әт - татар”га нигезләнеп, Габдрахман Туймөхәммәт угълының 1691 нче елда Мортыштамакта туган булуын язып чыкты. (Бу мулла күп еллар Тайсуганда имамлык иткән. 1764 нче елда 73 яшендә үлгән). Димәк авыл XVII гасыр ахырында яшәгән инде.

Хәзерге вакытта Мортыштамак авылы Минзәлә елгасының ике ягына урнашкан зур гына авыл.
Район үзәгеннән 5 км, Татарстан Республикасы башкаласыннан 300 км ераклыкта урнашкан. Мортыштамак авыл җирлегенә: Мортыштамак, Колмәт, Боламык авыллары керә.
Мортыштамак авыл җирлеге территориясенең мәйданы 587,6 га тәшкил итә. Көтүлек җирләрен болыннарны кертеп җирлекнең территориясе 301,3 га. Мортыштамак авыл җирлеге Иляксаз, Ләшәү Тамак, Әлмәт, Рангазар, Кәшер һәм Сарман авыл җирлекләре белән чиктәш.

Җирлекнең 10% ын яшеллек ,5 % ын елга алып тора.Безнең җирлек аркылы Сарман-Җәлил автомобиль трассасы уза.

2021 нче елның 1 нче январенә җирлек территориясендә 260 хуҗалык,592 кеше яши.

-пенсионерлар 157;

-җиде яшькә кадәр балалар 31;

-укучылар һәм студентлар 89;

-эш яшендәге халык 315.

Соңгы яңарту: 2021 елның 18 марты, 13:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International