Җирлек турында

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Иске Кәшер авыл җирлеге территориясендә - 6 авыл: Иске Кәшер, Урта Кәшер, Баткак, Яхшыбай, Анак, Яшьләр. Авыл жирлегендә 398 хужалык булып – шуның 30ы –дачниклар.

Барлыгы 847 кеше яши: 255 - пенсионер, 87 –инвалид, 131 – балалар, 407 – эшләүче булып, 5 кеше – эшсез.

2012 елда 5 егетебез армиядә хезмәт итеп кайтты, бүгенге көндә 1 се хезмәт итә.

Ветераннардан 14 кеше квартиралар белән тәэмин ителде.

2006 елдан башлап 43 хужалык 9 миллион сумнан артык ЛПХ кредиты алды – шуның 3 се 600 мең сумнан артык - 2012 елда алды.



Самозанятость буенча 2010-2012 елларда 11 хужалык 646 мен 800 сум субсидия алды, шуның 6сы – 2011 елда.

Бүгенге көндә 117 хужалык терлек асрый, ел башына 366 КРС бар, шуларның 167-е савым сыер, 636 баш сарык, 29 баш ат, 206 баш умарта, 3980 баш кош-корт асрала.

-Халыкка 1 урта мәктәп, 1 балалар бакчасы, 4 ФАП, 1 мәдәният йорты, 3 авыл клубы, 2 китапханә, 3 шәхси кибет, сберкасса, почта бүлекчәсе хезмәт күрсәтә, аларның эшчәнлегеннән халык канәгать. Һәр оешмада үз эшләрен белгән хезмәткәрләр эшли.

- Иске Кәшер авылы Совет урамына -1300 м, Анак авылында – 700 м, Яхшыбай авылына 1500 м да су линиясе алмаштырылды,

-Яхшыбай һәм Анакта су һәр йортка кертелеп, счетчиклар куелды, бүгенге көндә Совет урамына өйләргә кертү эшләре башкарыла.

- Һәр оешма бинасына ел саен агымдагы ремонт ясалып барылды:

агарту, буяу эшләре башкарылды;

- Авылларда санитар чистарту, яшелләндерү, төзекләндерү буенча өмәләр уздырылды, язгы ташу чорында юллардагы торба башларын чистарту оештырылды

- Авыл эчендәге юллар грейдер белән чистартылып торылды;

- Пожарное депога реконструкция уздырылды, машина кайтартылды.

- Юан агачларны кистерү оештырылып, бүгенге көндә 11 төп кисәсе калды;

- Агач утырту атналыгы уздырдык.

- Иске Кәшер авылы Типтәр зиратын ремонтлау бара (халык инициативасы белән) койма алыштыру – профнастил белән, яңа будка салу – таштан;

Иске Кәшер авылы медпунктына су кертү эшләре бара.;

- Урта Кәшер авылында мәчет нигезе салынып ята;

-Яхшыбай һәм Баткак авыл клубларына газ кертү башкарыла.

Иске Кәшер авылы мәдәният йортына капиталь ремонт, балалар бакчасы түбәсенә ремонт, Урта Кәшер авыл клубы түбәсенә ремонт кирәк.

Барлыгы 660 жир пае булып - 1нче потокта 350се, икенче потокта 71-е, 3 нче потокта – 12 кешенең жир пае АФ га рәсмиләштерелде, 57се «Латифуллин» да, 5 – «Хасанов»та, 12 – Бикмиев Искәндәр, 3 – Харисов Айдар оформить итте, наследниклар барланды, милек һәм жир белән идарә итү палатасы белән шактый эш башкарылды, 68 жир пае – невостребованныйлар калды, газетага белдерү әзерләнде.

Соңгы яңарту: 2021 елның 19 марты, 15:58

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International