Җирлек турында

Географическое положение

Старомензелябашское  сельское поселение образовано в 1917 году, расположено в южной  части Сармановского муниципального района Республики Татарстан.

Граничит: на  юге и северо-востоке - с землями поселка городского типа Джалиль

На юго-западе и западе – с землями Новомихайловского сельского поселения  Альметьевского муниципального района РТ

На севере и северо-западе – с землями Лешев-Тамакского сельского поселения 

Центр поселения  – с.Старый Мензелябаш находится  в 25 км от райцентра Сарманово.

 

Площадь, численность и состав населения

Территория Старомензелябашского  сельского поселения занимает  230 га.

Через поселение проходят дороги в направлении Набережных Челнов и Азнакаево.

В состав сельского поселения входят 2 населенных пунктов – село Старый Мензелябаш (740 человек), деревня Кузяково  (205 человек)  

Численность населения на 01.01.2012 г.  -945 человек: из них

Трудоспособные - 508 человек

Пенсионеры – 292 человек

Дети школьного возраста – 93 человек

Дети дошкольного возраста -50 человек.

 

Перечень предприятий и учреждений

1. ООО Агрофирма «Джалиль» - центр – с. Старый Мензелябаш , тел.4-53-65, директор Фасхетдинов Яхъя Наилевич.

2. МБОУ «Старомензелябашская СОШ», с. Старый Мензелябаш, т.4-53-10, директор школы Шаяхметов Фанус Габделкаюмович

3. МБДОУ Старомензелябашский детский сад «Гульчачак» , с.Старый Мензелябаш,

заведующая  Габдрахманова Лилия Рамазановна

4. Старомензелябашская сельская библиотека , заведующая Гарифуллина Айзиряк Анасовна

5. Кузяковская сельская библиотека , заведующая Нигматуллаева Залида   

6. Старомензелябашский ФАП – заведующая Фахертдинова Разина Марсовна   

7. Кузяковский ФАП – заведующая Хузина Нурия , тел.4-15-42

8. Старомензелябашский СДК – директор Султанова Вазира Зуфаровна

9. Кузяковский СДК – директор Ишанова Диларам Романовна  

10.Старомензелябашское  отделение «Сбербанка» - Габдрахманова Зульфия Дамировна, тел.4-53-67

16. Старомензелябашское отделение почтовой связи – Сабирзянова Альбина Акмалетдиновна, 4-53-35

17. Магазин «Рада»,с.Старый Мензелябаш,Шакирзянова Рузалия Рамазановна, тел.4-53-16

18. Торговый дом  «Дуслык» , с.Старый Мензелябаш, Кудашева Мадина Фахриевна

19. Магазин «Автозапчасти», с. Старый Мензелябаш, Мухаметзянов  Ильнар Ленарович  ,   

20. Автосервис, с.Старый Мензелябаш, Мухаметзянов  Ильнар Ленарович     


Иске Минзәләбаш авылы Татарстан Республикасы Сарман районындагы иң зур авылларның берсе. Ул районның иң көнь-ягында. Аның басулары Азнакай, Әлмәт районнары җирләре белән чикләнә.

   Ул табигатьнең гаять матур урыннарының берсенә урнашкан. Аны төньяктан Минзәлә елгасының текә таулары дуга сыман чолгап алганнар. Тау битләрендә чыгып тора торган калын ком-таш катламнарын җирле халыклар «таш кала» дип атап йөртәләр. Авылның һәр ягында да урманнар, көнбатыш ягында берничә күле, тау битләрендә күп санлы чишмәләре дә бар.

   Өлкән яшьтәге картларның сөйләмнәренә караганда бу авыл 1610-1620 елларда төзелә башлаган.

   Авылдан 4 км ераклыктагы чишмәдән Минзәлә елгасы башлан-ганлыктан 1890 елларда авыл исеме Минзәләбаш дип йөртелә башлый.

   Бөек Октябрь революциясенә кадәрге чорда авыл Минзәлә өязе Чаллы кантоны Карамалы волосте составына кергән.

   1917 елда, бу якларда беренчеләрдән булып, Минзәләбашта авыл Советы оештырыла һәм  анын беренче председателе итеп батрак Таҗыев Гыйлаҗетдин сайланып куела.

    Авыл узенең экономик һәм социаль үсешендә яңа үрләр яулый. Халыкның көнкүреш шартлары яхшыра һәм ныгый. Халык мәгарифе тамырдан үзгәрә.

    Авыл Советы составы һәм аның җитәкчеләре даими яңартыла бара.

   

Авыл Советы председательләре булып эшләүчеләр:

   

    1. Таҗиев Гыйлаҗетдин          -1917 елда

    2. Җәләев Әгъләметдин           -1918-1920 еллар

    3. Бакыев Миннехан                -1921 ел

    4. Ахунов Миннехан                 -1922-1923 еллар

    5. Шарипов Закир                     -1924-1927 еллар

    6. Сафаргалин Шириаздан     -1928-1931 еллар

    7. Галиев Назаргали                -1932 ел

    8. Нуретдинов Дәүләт              -1933, 1939 еллар

    9. Хөснуллин Хәбибулла         -1933-1934 еллар

  10. Яхин Вәлиулла                     -1934-1936 еллар

  11. Вәлиуллин Госман              -1937 ел

  12. Камалиев Заһретдин           -1937 ел

  13. Зиннатуллина Зөһрә           -1940-1942 еллар

  14. Хәлиуллина Мөсәвәрә        -1943-1944 еллар

  15. Хәсәнов Әхтәм                     -1943 ел

  16. Имаев Зәйнетдин                -1945 ел

  17. Валиев Миргаҗәм              -1944, 1946-1950 еллар

  18.Нигъматуллин Габделхәй  -1950-1956 еллар

  19.Салимгараев Яхия              -1957 ел

  20.Тимергалин Камил             -1958 ел

  21.Газизуллин Изаил               -1958-1961 еллар

  22.Мирханова Васима             -1961-1974 еллар

  23.Сафин Ирек                         -1974-1976 еллар

  24.Вафин Әхнәф                       -1976-1979 еллар

  25.Баһманов Илгизәр              -1979-1980 еллар

  26.Мөхәммәтҗәнов Ленар      -1980-1989 еллар

  27.Ямалиев Гөлүс                    -1989 -2000 еллар

  28.Салихов Илгиз                    -2001- 2004 еллар.

  29.Фазлыев Гөлүс                   - 2004-2010 еллар

  2010 елның 14 октябрендә  авыл җирлеге Советының яңа составы сайланды.  Бүгенге көндә авыл җирлеге башлыгы булып  Мияссарова Альфинур Рәфәт кызы эшли.

 

 Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башкарма комитеты составы:

 Башкарма комитет җитәкчесе – Мияссарова Альфинур Рәфәт кызы

 Башкарма комитет секретаре – Кудашева Чулпан Сирин кызы

 Башкарма комитет бухгалтеры- Сафина Гөлфия Илһаметдин кызы

 Башкарма комитет җыештыручысы - Солтанова Вәзирә Зөфәр кызы

Авыл җирлеге территориясенә Иске Минзәләбаш һәм Куҗак авыллары керә.

2012 елның 1 нче январенә җирлек территориясендә 945 кеше яши.

Эш яшендәге 508 кеше бар.

Пенсионерлар – 292 кеше

Мәктәп яшендәге балалар- 93

Мәктәпкәчә яшьтәгеләр – 50 бала.

Милли бүленеш ягыннан: күпчелекне татарлар тәшкил итә, шулай ук рус, мари, әрмән, башкорт милләте вәкилләре дә яши.

  Халыкка, җирлек территориясендә урнашкан, түбәндәге оешмалар хезмәт күрсәтә:

·        Авыл җирлеге башкарма комитеты;

·        Иске Минзәләбаш урта мәктәбе;

·        Иске Минзәләбаш балалар бакчасы;

·        Иске Минзәләбаш мәдәният йорты;

·        Иске Минзәләбаш фельдшер-акушерлык пункты;

·        Иске Минзәләбаш китапханәсе;

·        Саклык банкының Иске Минзәләбаш бүлекчәсе;

·        Иске Минзәләбаш  почта  бүлекчәсе;

·        Куҗак мәдәният йорты;

·        Куҗак фельдшер-акушерлык пункты;

·        Куҗак китапханәсе;

·        «Дуслык» сәүдә йорты;

·        «Рада» кибете;

·        «Автозапчасти», «Хәзинә» кибетләре;

·        Сарман кулланучылар союзы кибете.

   Авыл җирлеге территориясендә,шулай ук, җаваплылыгы чикләнгән «Җәлил» агрофирмасы, агрофирманың «Корыч-Кул» бүлекчәсе урнашкан.

   Авылда беренче клуб 1922 елда булдырыла. Ул бина Мусин хуторының конторасы  булган һәм аны сүтеп, авылга кайтарганнар. Шул ук 1922 елдан башлап спектакльләр куела башлый.

    1928 елда авылдагы Хафаз мулла мәчетен, кайбер каршылыклар булуга да карамастан, авыл халкы клуб итеп үзгәртергә карар чыгара. Авыл халкының җыелыш карарын Татарстан Үзәк Башкарма комитеты раслый һәм ул ачылган дип санала.

   Шул ук бина “Уку йорты” исемен дә йортә. Хуҗалыкларда газета-журналлар, китаплар бик аз булганлыктан, халыкны эстетик яктан тәрбияләүдә “Уку йорты” гаять зур роль уйный. Билгеләп куелган уку йорты мөдирен халык «избач» дип йорткән.

   Беренче “избач”лар булып авылда Хәйруллин Хәмит, Шәрипов Мирза, Сафин Нәгыймнәр эшләгән.

   Авылда мәдәният, китапханә эше Бөек Ватан сугышы елларында да туктамаган.

   Бүгенге көндә зур мәдәни чаралар авыл җирлеге, клуб, китапханә, мәктәп, балалар бакчасы белән берлектә оештырыла. Китапханәгә ел саен 200-300 китап кайтарыла, 25-30 төрдән артык матбугат яздырыла.Ул үз фондында 14 меңнән артык китап туплаган, 600 дән артык китап укучысы бар.

   Авылда традицион бәйрәмнәрдән Нәүрүз, Сабантуй бәйрәмнәре зур оешканлык белән үтә.  Урам бәйрәмнәре үткәрү матур традициягә әйләнеп бара.  “Каз өмәсе” бәйрәмнәре традицион йолалар белән беррәттән заманча сәнгати бизәкләр дә кушылып, бик матур үткәрелә.

   Авыл үзендә туып үскән күренекле шәхесләре белән дә танылган. Татарстанның беренче фантаст-язучысы, галим Адлер Тимергалин, “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек булган  Г. Камал театры артисты, телевидение алып баручысы Илтөзәр Мөхәммәтгалиев- әнә шундыйлардан.

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 18:31

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International