Өлкәннәр бүген Даулы болынны гөрләттеләр

18 июня 2021 г., пятница

Бүген – 18 июнь көнне район өлкәннәре Даулы болында Сабан туе үткәрделәр. Аларны бәйрәмнәре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, район ветераннар Советы рәисе Нәҗип Миңнеголов тәбрикләделәр.

 Өлкәннәр бии-бии йөгерделәр, чират тора-тора җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, гармун суздылар. Ә мәйданда аяк бәйләп, көянтә-чиләк белән, кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгерделәр, “ат”та узыштылар, аркан тарттылар, кул көрәштерделәр, күз бәйләп, бәрәңге җыйдылар, шашка уйнадылар. Шулай ук чүлмәкләр ватылды, таяклар сынды... Тагын өр-яңа бер уен – джакколо уйнадылар. Анысын, шаяртып, “бабайлар уены” диделәр.

 Зөлфия Шәрипова язмасы, һәм фотолары

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International