"Эшебездән тәм табып"

3 декабря 2022 г., суббота

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Сарман бүлеге хатын-кызлары  -халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау аларны балаларыбызга өйрәтү максатыннан авылларда файдалы, кызыклы очрашуларны дәвам итеп Иске Әлмәт авылында булды.   Балаларның ипи чәк-чәк белән каршы алулары гына да милли тәрбиянең беренче адымы. Һәрберсе үзләренең балалары, оныклары белән килгән авыл хатын-кызлары белән берлектә без тектек тә, чиктек тә, май канаты да ясадык, мөнәҗәт, татар халкыбызның борынгы көйләрен көйләп, үзебезнең мәдәниятебез, телебез, динебезнең иң пакъ, иң матур, иң зәвыклы икәненә тагын бер кат инанып калдык. Авылларыбызның, андагы халыкның бердәм һәм бик актив булуы бик сөендерә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International