Лайфхак - тормыш хәйләсе, халык зирәклеге яки көнкүреш проблемаларны хәл итәргә ярдәм итүче файдалы киңәш. https://ru.wikipedia.org/wiki
18 нче гыйнвар көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында лайфхаклар конкурсы булып узды. Балалар үзләре ясаган эшләмәләрне күрсәттеләр, файдалы киңәшләре белән бүлештеләр. Аларның күрсәткән лайфхаклар тормышны гадиләштерергә ярдәм итә. Кызлар һәм малайлар бәйгене кызыксынып күзәттеләр һәм күпләре үзләренә файдалы киңәшләр алдылар.