Җәй- балаларның урамда, болыннарда, уйнау, су буйларында, урманнарда ял итү чоры. Шуңа күрә балаларны кечкенәдән агулы, зарарлы үләннәрне танып белергә өйрәтү өлкәннәрнең бурычы. Карашай-Саклау авылы китапханәчесе балалар бакчасында “ Чем опасен борщевик?” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Балаларга агулы үләннәрне күрсәтеп, алардан саклану чаралары турында сөйләнде. Агулы үләннәрне балалар йөри торган урыннардан юк итү дә җирлегебездә алып барыла.