23 август көнне Сарман районы Сарман авылында яшәүче Нуриәхмәтовлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте.
"Нык гаилә" һәм "Мәхәббәт юлы буенча" федераль һәм республика проектлары кысаларында юбилярларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев котлады һәм район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы белгече Лилия Мәүлиева, балалары һәм оныклары да изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярларга бәхет, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.