Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы " акциясе

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Бүген, 10 сентябрь көнне, Җәлил икенче санлы мәктәбенең 9Б сыйныфы укучылары «Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында, өлкән яшьтәге кешеләргә адреслы максатчан ярдәм күрсәтү максатыннан, «Ветераннар янәшәдә яши» акциясе үткәрелде. Укучылар интернат йортында булдылар, территорияне җыештыруда, кура җиләге утыртуда, алма һәм кабак җыярга көчләреннән килгәнчә ярдәм күрсәттеләр.
Интернат йорты хезмәткәрләре һәм ветераннары мәктәпкә, укытучыларга, укучыларга игелекле эшләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International