"Бүгенге китапханә"

2019 елның 11 октябре, җомга
Үзәк китапханәдә “Укучының мәдәни нормативы» мәдәни-белем бирү проекты кысаларында "Бүгенге китапханә" дип исемләнгән экскурсия үтте. Анда МБГББУ “Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбе”нең 10 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар 95 еллык тарихы булган китапханәнең уку залы, китап туплау һәм эшкәртү, методик-библиография, абонемент бүлекләре белән таныштылар. Һөнәрләр турында кызыклы викторинада катнаштылар. Экскурсия китапханәдә ачылган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, С.Рафыйков, Р. Төхфәтуллин, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы , Сарман районының мактаулы гражданины, тарихчы, шәҗәрәче, галим, шагыйрь Дамир Гарифуллин музеенда дәвам итте. Дамир абый бу очрашуда үзе дә катнашты һәм музей экспонатларының тарихын сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International