14 нче ноябрь көнне Иске Кәшер авыл мәдәният йортында районкүләм «Халкым җәүһәрләре» фольклор бәйгесенең чираттагы зона туры булып узды. Бәйгедә Яхшыбай, Урта Кәшер, Буралы Чишмә авыл клублары, Иске Кәшер, Күтәмәле, Мортыш-Тамак, Колмәт, Илексаз, Мортыш-Баш авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче фольклор ансамбльләр катнашты.