Биредә тәрбияләнүче 136 кешенең 28е – безнең районнан. Алар белән очрашуга муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов, Җәлил бистәсе башлыгы Рәфыйк Кәримов, авыл җирлекләре башлыклары, аларның урынбасарлары, ветераннар советлары рәисләре килгәннәр иде. Очрашу мул табыннар артында, җырлар тыңлап, дәртле биюләр карап үтте. Аны алып баручы Нәвия Гатиятуллина якташларыбыз турында хатирәләрне яңартты, кунаклар изге теләкләрен җиткерделәр, яңа очрашулар насыйп булуын теләделәр. Алар берсе дә буш кул белән килмәгән иде. Ә табыннар әзерләүгә Сарманнан эшмәкәр Ленар Халиков иганәчелек ярдәме күрсәтте.
Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.