Фәрид Абдулганиев Сарман районы эшкуарлары белән онлайн-очрашу үткәрде

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил-Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрид Абдулганиев һәм Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллинның район эшкуарлары белән онлайн - очрашуы узды.

Чара Zoom видеоконференцэлемтә платформасы ярдәмендә узды. Онлайн-очрашуга 100дән артык эшкуар кушылды, аларның күбесе Татарстан Республикасында эшкуарлыкка ярдәм итүгә кагылышлы сораулар бирделәр.

Онлайн-конференция барышында район Башлыгы Фәрит Хөснуллин чыгыш ясады. Бирелгән сорауларга экспертлар – Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары вәкилләре аңлатма бирде. Очрашуга Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һәм башкалар чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International