Сахбутдинов Разин Гыйлметдин улына 90 яшь

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Дүсем авылында яшәүче Сахбутдинов Разин Гыйлметдин улының 90 яшьлек юбилее.

Разин абый Дүсем авылында туа һәм шунда гомер итә, тыл һәм хезмәт ветераны. Барлык сугыш чоры балалары кебек үк ул да бик яшләй колхозда төрле эшләрдә эшли. 1949 елда “Бакыр тау” колхозына,аннан “Муса Җәлил” колхозындабригадир булып эшли. 1985 елда“Знак Почета” ордены белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыккач 5 ел профсоюз рәисе булып эшли. 1996 елдан Дүсем авылында имам хатыйб вазыйфасын башкара.

Тормыш иптәше Рәзинә  апа белән бер малай ике кыз үстерәләр. Балалары югары белемле, тормышта үз урыннарын табып, гаиләләре белән яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International