Дүртенче чакырылыш Сарман муниципаль районы Советының өченче утырышы

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген район Советы депутатлары киләсе елга бюджет проектын карадылар. Район Советының утырышлар залында муниципаль район Советының чираттагы утырышы үтте. Аны район Советы рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды.

Беренче көн тәртибе буенча район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова чыгыш ясады. Ул Сарман муниципаль районының 2021 елга һәм планлы 2022-2023 еллар чорына социаль-икътисади үсеш прогнозы турында сөйләде.
Район финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Зыятдинова Сарман муниципаль районының 2021 елга һәм планлы 2022-2023 еллар чорына бюджет проектын тәкъдим итте.
Район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссиясе рәисе Илгизәр Габделгазизов өстәмә доклад белән чыкты.
Депутатлар һәр чыгыш буенча карарлар кабул иттеләр. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев катнашты һәм чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International