19 нчы ноябрьдә ЮХИДИ хезмәткәрләре икенче санлы Җәлил мәктәбенең ЮИД командасы белән берлектә профилактик рейд үткәрделәр. Бу акция Халыкара юл һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланды. Аның максаты мондый һәлакәтләрне булдырмау, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыру, юлда йөрү культурасы тәрбияләү.