Районга Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү һәм мәдәният идарәсе башлыгы Низамова Ләйсән Гаптелхан кызы эшлекле сәфәр кылды

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

20 гыйнварда Сарман муниципаль районында рәсми визит белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия әгъзасы Ләйсән Низамова һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторының баш киңәшчесе Альбина Башарова булып китте. Аларны муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева каршы алды һәм озатып йөрде.

              Район кунаклары Сарман муниципаль районы Зур Нөркәй урта мәктәбендә, Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда,  “Лилия”  2 нче номерлы балалар бакчасында, Сарман район мәдәният йортында, Сарман Үзәкләштерелгән китапханәсендә, Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбендә, "Сарман" кинотеатрында булдылар.

              Аларны милли мәгарифкә, милләтара татулыкка кагылышлы мәсьәләләр һәм аларның район муниципаль учреждениеләре эшчәнлегендә чагылышы кызыксындырды.

              Л.Г. Низамова  тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законнарны һәм программаларны гамәлгә ашыру кысаларында җирле үзидарә органнары һәм учреждениеләр эшчәнлеген  оештыру буенча киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International